Аш-Бузинская сельская библиотека - филиал № 4

"Матур сүзләр илендә"

10 октябрь  көнне Аш-Буҗи авылы китапханәсендә “Матур сүзләр илендә”  дип исемләнгән аукцион- дәрес  үткәрелде.Катнашты “Китапханәнең яшь дуслары” клубына йөрүче укучылар, барлыгы 9 бала.

  Укучылар  “Тылсымлы сүзләр” дөньясына сәяхәт иттеләр. Балалар чара барышында бик күп мәрхәмәтле сүзләр белән таныштылар. “Тылсымлы сүзләр”не  дөрес куллану дигән уен уйнатылды. Шулай ук Леонид Яхнинның “Вежливые слова” китабына күзәтү ясалды.Тылсымлы сүзләр турында мәкальләр әйтештеләр, шигырьләр укыдылар.  “Вежливые слова” –дип исемләнгән презентациясе күрсәтелде. Ахырдан Әминә Бикчәнтаеваның “Тәмле сүз” әсәрен укып, укучыларга сораулар бирелде.