Аш-Бузинская сельская библиотека - филиал № 4

"Сәламәтлек-зур байлык"

 17 апрель көнне "Язгы шәфкатьлелек атнасы" кысаларында, башлангыч сыйныф укучылары өчен "Сәламәтлек-зур байлык" дигән темага әңгәмә үткәрелде. 

Максат: Укучыларга зарарлы матдәләрнең кешегә никадәр зыян салуларын төшендерү; һәрдаим сәламәтлекне кайгыртып торырга кирәклегенә инандыру.

Балаларга сәламәт яшәү мәгънәсе аңлатылды. Балаларда үз фикерләрен белдерделәр. "Сәламәтлек илендә"-викторинада катнашып күп мәгълүмат алдылар. Сәламәтлек турында мәкальләр әйтештеләр. Сәламәтлек темасына багышланган табышмакларга төгәл җавап бирделәр. Ахырдан укучыларга "Сәламәт яшәү" исеме астында презентация күрсәтелде.

Катнашты 14 бала.