Аш-Бузинская сельская библиотека - филиал № 4

"Хуш киләсең, Сөмбелә-Көз кызы"

21 сентябрь көнне китапханәдә,  1-2  сыйныф укучылары белән “Хуш киләсең, Сөмбелә-Көз кызы” бәйрәме үткәрелде. Катнашты   5  укучы.

Максат: Яшелчә, җиләк-җимешләрнең файдалы икәнлегенә төшендерү; табигатькә, кешеләр хезмәтенә хөрмәт һәм мәхәббәт тәрбияләү.

Балалар татар халкының милли йолаларының берсе-уңыш бәйрәме белән таныштылар. Сөмбелә сүзенең нәрсә аңлатканын әйтеп кителде. Укучылар көз турында шигырьләр сөйләделәр, табышмакларга җавап таптылар, кроссворд чиштеләр. Балаларга  яшелчә, җиләк-җимешләрнең файдалы икәнлеге  турында сөйләп кителде. Шулай ук “Җиләк-җимешне тәменнән белү”, “Кайсы сүз артык?”, “Бер сүз белән әйт” уеннары уйнатылды.