"Тукай безнең күңелләрдә"
5 апрель көнне "Тукай айлыгы" уңаеннан китап укучы балаларга "Тукай безнең күңелләрдә" әдәби сәгать узды.
Максат: Г.Тукай турында белемнәрен ачыклау, тулыландыру. Сәнгатьле уку, сөйләү күнекмәләрен үстерү. Г.Тукай әсәрләренә мәхәббәт тәрбияләү.
Укучыларга Габдулла Тукайның тормышы һәм иҗаты турында сөйләп кителде. "Мәңге яши Тукай безнең күңелләрдә" китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды. Балалар өчен Г.Тукай иҗатына багышланган уен-викторина үткәрелде. Уен барышында балалар сорауларга җавап бирделәр, Г.Тукай шигырьләрен сөйләделәр.
Катнашты 6 укучы.