"Язны сәламли кошлар"
1 апрель көнне Бөтендөнья кошларны саклау көненә карата, 2 сыйныф укучылары белән "Язны сәламли кошлар" дип исемләнгән уен-викторина үткәрелде.
Максат: Укучыларны кошларның күп төрлеге белән таныштыру; кошлар турындагы белемнәрен гомүмиләштерү һәм тулыландыру; кошларга сакчыл караш тәрбияләү.
Кичә барышында укучыларга кошлар турында сөйләп кителде, алар турында риваятьләр укылды. Балалар викторина сорауларына җавап бирделәр, кроссворд чиштеләр, табышмакларга җавап таптылар. "Мәкальләрне дәвам итеп бетерергә" дигән уен уйнатылды. "Рәсемнән кошларны тану" уены үткәрелде. Укучыларга "Кошлар - безнең дусларыбыз" дип исемләнгән презентация күрсәтелде. Балалар бик актив катнаштылар. Ахырдан йомгаклау ясалды, җинүчеләр билгеләнде.
Катнашты 6 укучы.