"Табигатьне саклау-һәркемнең изге бурычы"
5нче июнь –Бөтендөнья әйләнә-тирә мохитне саклау көне. Шул уңайдан 5 июнь көнне китапханәдә кече яшьтәге балалар өчен “Табигатьне саклау-һәркемнең изге бурычы” дип исемләнгән әңгәмә үткәрелде. Катнашты барлыгы 5 укучы.
Табигать-туган йортыбыз. Балыклар-сусыз, җәнлекләр-урмансыз, урманнар агачларсыз була алмаган кебек, кешеләр дә табигатьсез яши алмый. Адәм баласы кая гына яшәмәсен, ул һәрвакыт үсемлекләр, хайваннар, кошлар, бөҗәкләр белән әйләндереп алынган. Шуңа күрә дә кеше-табигатьнең аерылгысыз бер кисәге. Әңгәмә барышында балалар белән табигатьне саклау турында сөйләшү алып барылды. Балаларга әйләнә – тирә мөхитнең һәрвакыт чиста, матур булырга тиешлеге аңлатылды. Хәзерге вакытта безнең алда булган проблемалар, экологик торышы турында әйтеп кителде. “Табигатьне саклау-тормышны саклау ул!” дип исемләнгән презентация күрсәтелде. Чара барышында укучылар сорауларга җавап бирделәр, кроссворд чиштеләр.