"Күңелле стартлар"
1 июнь -Халыкара балаларны яклау көне. Шул уңайдан 2 июнь көнне Аш-Буҗи авылында балалар белән “Күңелле стартлар” бәйгесе үткәрелде. Катнашты төрле яшьтәге балалар, барлыгы 12 бала.
Максат: Укучыларда җитезлек, кыюлык үстерү; сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау; командалык, дуслык хисләре тәрбияләү.
Балалар ике командага бүленеп көч сынаштылар. Алар төрле уеннар уйнадылар, рәхәтләнеп ял иттеләр. Ахырдан нәтиҗә ясалды һәм катнашкан балаларга бүләкләр бирелде.