Аш-Бузинская сельская библиотека - филиал № 4

"Каләм белән җиңдем дошманны"

10 май көнне Аш-Буҗи авылы клубында Бөек Җиңүнең 73 еллыгына карата “Каләм белән җиңдем дошманны” исемле әдәби-музыкаль кичә үткәрелде. Үткәрде китапханәче Ярмиева Алсу.

Әдәби кичәбез илебезнең тынычлыгын яклап сугыш юлларын узган шагыйрь-язучыларының батырлыкларын тагын бер кат искә төшерү максатыннан уздырылды. Кичәдә фронтовик язучы-шагыйрьләрнең Бөек Ватан сугышы елларында күрсәткән батырлыклары, тырыш хезмәтләре турында сөйләп кителде. Дүрт ел буе барган сугышта язучыларыбыз дошманга каршы көрәштеләр. Кулларына кирәк икән корал, кирәк икән каләм алган хәлдә гел алгы сызыкта булдылар. Кичә барышында электрон презентация күрсәтелде. Укучылар шагыйрьләрнең шигырьләрен сөйләделәр, язучыларның әсәрләреннән өзек укыдылар. Кичә җыр белән үрелеп барды.