Аш-Бузинская сельская библиотека - филиал № 4

"Георгий лентасы"

8 май көнне Аш-Буҗи авылы китапханәсендә “Георгий лентасы” акциясе узды. Бу көнне китапханәгә килгән һәр укучыга Бөек Җиңү символы булган “Георгий лентасы” бирелде. Китапханәче кулыннан Җиңү символы алган һәр яшь буын вәкиле, урта, өлкән буын вәкилләре Җиңү яулаган батырларны зур хөрмәт хисе белән искә алдылар.