Аш-Бузинская сельская библиотека - филиал № 4

"Мәңге яши Тукай безнең күңелләрдә"

20 апрель көнне Аш-Буҗи авылы китапханәсендә “Библиосумерки-2018” Бөтенроссия акция кысаларында “Мәңге яши Тукай безнең күңелләрдә” дип исемләнгән кичә үткәрелде. Катанашты башлангыч сыйныф укучылары, барлыгы  9 укучы. 

Максат: Г.Тукай турында белемнәрен ачыклау, тулыландыру. Сәнгатьле уку, сөйләү күнекмәләрен үстерү. Г.Тукай  әсәрләренә мәхәббәт тәрбияләү. Узара дуслык, татулык мөнәсәбәтләре булдыру.

Укучыларга Габдулла Тукайның тормышы һәм иҗаты турында сөйләп кителде. Аларга “Тукай -бөек татар шагыйре ” исемле презентация күрсәтелде. “Мәңге яши Тукай безнең күңелләрдә” китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды. Балалар өчен Г. Тукай иҗатына багышланган уен-викторина үткәрелде. Уен барышында балалар сорауларга җавап бирделәр,  кроссворд чиштеләр, табышмакларга җавап таптылар.  Укучылар  Г.Тукайның  шигырьләрен сөйләделәр. Кичә Г.Тукайның “Туган теле” җыры белән тәмамланды.