Аш-Бузинская сельская библиотека - филиал № 4

"Су-яшәү чыганагы"

18 март көнне китапханәдә  башлангыч сыйныф укучылары өчен, Бөтендөнья су көненә карата "Су- яшәү чыганагы" исеме астында әңгәмә үткәрелде.

Максат: Табигатьтә сулыкларның әһәмияте белән таныштыру. Су, елга, чишмәләрне карау, саклауның яхшы, күркәм эш икәнлегенә төшендерү. Табигатькә сакчыл караш тәрбияләү.

Әңгәмә барышында укучылар белән су турында сөйләшү алып барылды. Идел һәм Чулман елгалары турында әйтеп кителде. Кукмара районың елгалары, күлләре, чишмәләре белән таныштылар. "Су- яшәү чыганагы" дип исемләнгән презентация күрсәтелде. Балалар су белән төрле тәҗрибәләр ясап карадылар. Ахырдан "Табигатьне саклыйк" исемле тема астында балалар рәсемнәр ясадылар.

Катнашты 6 укучы.