"Сәламәтлек" поездына сәяхәт.
10 апрель көнне Аш-Буҗи авылы китапханәсендә башлангыч сыйныф укучылары белән “Сәламәтлек” поездына сәяхәт” дип исемләнгән әңгәмә үткәрелде.
Катнашты 5 укучы .
Максат:Укучыларга зарарлы матдәләрнең кешегә никадәр зыян салуларын төшендерү; hәрдаим сәламәтлекне кайгыртып торырга кирәклегенә инандыру.
“Сәяхәт” вакытында cтанцияләрдә тукталышлар булачагы әйтелеп, аларның исемнәре белән якынча таныштылар. hәр тукталышта балалар сорауларга җавап бирәләр. Әңгәмә барышында балаларга “Сәламәтлек иленә сәяхәт” презентациясе күрсәтелде. Барлык биремнәрне үтәп тәмамлагач, “сәяхәткә” йомгак ясала, җиңүчеләр билгеләнә.