Аш-Бузинская сельская библиотека - филиал № 4

"Канатлы дусларыбыз"

1 апрель -Бөтендөнья кошларны саклау көне. Шул уңайдан китапханәдә 1-3 сыйныф  укучылары белән “Канатлы дусларыбыз” дип исемләнгән уен-викторина үткәрелде. Катнашты 10 укучы.

Максат: Укучыларны кошларның күп төрлелеге белән таныштыру; кошлар турындагы белемнәрен гомүмиләштерү hәм тулыландыру; кошларга сакчыл караш тәрбияләү.

Кичә барышында кошлар турындагы кызыклы мәгълүматларны, шигырьләрне, әкиятләрне, хикәяләрне, табышмакларны балалар кызыксынып тыңладылар . Кошларга багышлап төзелгән китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды. Укучыларга “Язны сәламли кошлар” дип исемләнгән презентация күрсәтелде. Балалар кошлар турында әзерләнгән викторина сорауларына җавап эзләделәр. Ахырдан йомгаклау ясалды, җиңүчеләр билгеләнде. Викторинада катнашкан балаларга кызыксындыру бүләкләре бирелде.