"Мин кулыма китап алам"
10 март көнне Аш-Буҗи авылы китапханәсендә "Мин кулыма китап алам" дип исемләнгән бәйрәм үткәрелде. Бәйрәмгә 1 сыйныф укучылары чакырылды. Укучылар китап һәм китапханә белән якыннан таныштылар. Китап укуга кызыксыну уяту; аларга сакчыл караш тәрбияләү өстендә эш алып барылды. Балаларга китап тарихы турында сөйләп кителде һәм презентация күрсәтелде. Балалар табышмакларга җавап бирделәр, мәкальләр әйтештеләр. Укучыларга кичә бик ошады. Кичә ахырында балаларга истәлекле бүләкләр бирелде.
Катнашты 9 укучы.