Аш-Бузинская сельская библиотека - филиал № 4

"Хикмәтле дә, серле дә театр"

27 март -Халыкара театр көне. Шул уңайдан  1-3 сыйныф укучылары өчен  “Хикмәтле дә, серле дә театр” дигән темага әңгәмә  үткәрелде. Катнашты 6 укучы.

Максат: Балаларның театр тарихы hәм шулай ук халкыбыз театры турында белемнәрен үстерү. Уйлау, фикерләү, үзара аралашу сәләтләрен камилләштерү. Иҗади фикерләү сәләтләрен активлаштыру. Театр турында белемнәрен системалаштыру. Халкыбыз сәньгатенә ихтирам, күңел нәфислеге тәрбияләү.

   Укучыларга театр турында мәгълүмат бирелде. Алар Казан шәһәрендәге театрлар һәм театр артистлары белән таныштылар. “Казан театрлары”-дип исемләнгән презентация күрсәтелде.  “Үз әкиятем булсын әле” исеме астында күргәзмә оештырылды.