"Ягез әле, кызлар!"
4 март көнне Аш-Буҗи авылы китапханәсендә, 2-4 сыйныф кызлары арасында, Халыкара хатын-кызлар көненә карата "Ягез әле, кызлар!"-бәйгесе үткәрелде. Кызлар ике командага бүленеп көч сынаштылар. Алар һәр конкурста бик теләп катнаштылар: табышмакларга җавап бирделәр, шигырьләр сөйләделәр һәм башка төрле биремнәр дә бик күңелле үтте. Ахырдан нәтиҗә ясап җиңүчеләр билгеләнде.
Катнашты 6 кыз.