"Елгаларым-тормыш тоткаларым"
“Язгы мәрхәмәтлелек атнасы” кысаларында, 14 март көнне Аш-Буҗи авылы китапханәсендә, 2-3 нче сыйныф укучылары өчен “Елгаларым-тормыш тоткаларым” дип исемләнгән экологик дәрес үткәрелде. Катнашты 7 укучы.
Дәрес барышында балалар Татарстан елгалары белән таныштылар. “Елгалар” дип исемләнгән презентация күрсәтелде. Шулай ук укучылар белән үзебезнең җирлектә, үзебезнең төбәктә агучы елгалар, күлләр турында сөйләштек. Табигать байлыгы-елгаларыбызның әһәмияте турында әйтеп кителде.