"Ягез әле, кызлар!"
6 март көнне китапханәдә, Халыкара хатын-кызлар көненә карата, 1-4 сыйныф кызлары арасында “Ягез әле, кызлар!”- бәйгесе үткәрелде. Катнашты 7 кыз. Кызлар “Ромашка” һәм “Тюльпан” командаларына бүленеп көч сынаштылар. Алар һәр конкурста бик теләп катнаштылар: табышмакларга җавап бирделәр, шигырьләр сөйләделәр һәм башка төрле биремнәр дә бик күңелле үтте. Ахырдан нәтиҗә ясап җинүчеләр билгеләнде. Тюльпан командасы җиңү яулады. Кичә бик күңелле үтте.
Программа:
1 бәйге: “Таныш булыйк”
2 бәйге: “Әниләрне бәйрәм белән котлау”
3 бәйге: “Чәчтараш бәйгесе”
4 бәйге: “Кем җитезрәк”
5 бәйге: “Яулык бәйләү”
6 бәйге: “Тапкырларга-табышмак”
7 бәйге: “Матур сүзләр әйтү”.
8 бәйге: “Командалардан бәйрәм котлавы”
9 бәйге: “Торт бизәү”