Аш-Бузинская сельская библиотека - филиал № 4

“Дәрҗия Аппакова –балалар язучысы”

2 март көнне китапханәдә, балалар язучысы Дәрҗия Аппакованың тууына 120 ел тулуга багышланган “Дәрҗия Аппакова –балалар язучысы” дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрелде. Катнашты башлангыч сыйныф укучылары, барлыгы 5 укучы.

Укучылар язучының тормыш юлы, иҗаты белән таныштылар, электрон презентация күрсәтелде. Дәрҗия Аппакованың  “Ике чиләк” исемле әдәби әкияте укылды.Балалар кызыксынып тыңладылар, сорауларга җавап бирделәр.