Аш-Бузинская сельская библиотека - филиал № 4

"Хикмәтле дә, бизәкле дә туган тел"

19.02. 2016

    Аш-Буҗи авылы китапханәсендә, 2-4 сыйныф укучылары өчен "Хикмәтле дә, бизәкле дә туган тел" дип аталган интеллектуаль викторина үткәрелде. 

Максат: Укучыларда туган телгә карата ихтирам, мәхәббәт, горурлану уяту. Укучыларның сөйләм телен үстерү.

  Кичә бәйге формасында үтте. Укучылар "Тапкырлар" һәм "Зирәкләр" командаларына бүленеп көч сынаштылар. Шушы бәйгедә ана телебезгә булган мәхәббәтебезне, олы ихтирамыбызны җыр, бию, шигырь, уеннар аша белдерделәр. Балалар бирелгән сүзләрдән шигырьләр яздылар, сорауларга җавап бирделәр. "Тылсымлы сүзләр"; "Уйла һәм әйт"; "Бу кайсы әкияттән?" исемле уеннар уйнатылды. Шигъри табышмакларга җавап бирделәр, мәкальләр әйтештеләр. Туган телгә багышлап шигырьләр сөйләделәр. Шулай ук "Татар теле-дуслык теле" исеме астында презентация күрсәтелде. Ярыш беткәч нәтиҗә ясалды һәм кичә "Туган тел" җырын башкарып тәмамланды. Кичә бик күңелле үтте. Балалар бик канәгать калдылар.