"Батыр үзе үлсә дә, исеме кала"
Бөек татар шагыйре Муса Җәлилнең тууына 110 ел тулу уңаеннан "Батыр үзе үлсә дә, исеме кала" дип исемләнгән кичә үткәрелде.
Максат: Балаларны Муса Җәлилнең тормыш һәм иҗат юлы белән таныштыру. Аларның белемнәрен тикшерү.
Балаларга Муса Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗаты турында сөйләп кителде. Укучылар шагыйрьнең балачагы, тормышын чагылдырган презентация карадылар. Викторина сорауларына җавап бирделәр. "Татар халкының бөек улы, каһарман шагыйрь Муса Җәлил" исеме астында китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды. Укучылар Муса Җәлилнең шигырьләрен сөйләделәр. Кичәне йомгаклап, бүләкләр бирелде.
Катнашты 10 укучы.