"Шәфкатьлелек бизи кешене"
17 гыйнвар көнне китапханәдә 1 сыйныф укучылары өчен “Шәфкатьлелек бизи кешене” дип исемләнгән әңгәмә үткәрелде. Катнашты 8 укучы.
Максат: укучыларда мәрхәмәтлелек, миһербанлылык, кешеләргә карата игътибарлылык һәм ярдәмчеллек күнекмәләре тәрбияләү.
Әңгәмә барышында балаларга яхшылык, изгелек һәм шәфкатьлелек турында сөйләп кителде. Балалар мәрхәмәтле, изге күңелле кешеләрнең эш-гамәлләре белән таныштылар, аларның кешелеклелек кебек яхшы сыйфатларын үзләренә өлге итеп алдылар. Китаплардан яхшылык, яманлык турында язылган шигырьләр, әсәрләр укылды.