Аш-Бузинская сельская библиотека - филиал № 4

"Табышмак-зиһен ачкычы"

5 гыйнвар көнне китапханәдә балалар өчен “Табышмак-зиһен ачкычы” исеме астында табышмаклар кичәсе үткәрелде. Катнашты 8 бала.

Максат: Балаларның зирәклеген, күзәтүчәнлеген үстерү. Табышмакларның үзенчәлекләрең аңларга, тиз фикер йөртергә өйрәтә.

Кичә барышында балалар “Табышмаклар иленә” сәяхәт иттеләр. “Бу мин” дип аталган уен уйнатылды. Шулай ук укучылар “Шигъри табышмаклар”, “Кем тизрәк”, шаян табышмакларга җаваплар бирделәр. Балалар үзләренең тапкырлыкларын күрсәттеләр, сорауларга җавап бирделәр, башваткычлар чиштеләр. Кичә бик күңелле үтте. Кичәдә катнашкан балаларга кызыксындыру бүләкләре тапшырылды.