Аш-Бузинская сельская библиотека - филиал № 4

"Туган якның ачык китабы"

4 гыйнвар көнне  китапханәдә, төрле яшьтәге балалар өчен  “Туган якның ачык китабы” дигән темага әңгәмә үткәрелде.

Катнашты барлыгы 5 укучы.

 Туган җир, туган як- hәр кеше өчен изге нәрсәләр. Кечкенәдән сабый күңелендә туган якка мәхәббәт тәрбияләү зур тырышлык сорый.

Балаларга  Аш- Буҗи авылы тарихы сөйләп кителде, чишмәләр турында сүз алып барылды. Авыл исеме каян килеп чыккан, элек яшәгән кешеләр турында бик күп магълүмәт ишеттеләр. Балалар бик кызыксынып тыңладылар.