"Сәламәтлек үзе бәхет"
22 декабрь көнне китапханәдә,башлангыч сыйныф укучылары өчен “Сәламәтлек үзе бәхет” дигән темага КВН үткәрелде. Катнашты 10 укучы.
Максат: Сәламәт яшәү рәвеше формалашуга йогынты ясау; вакытны дөрес бүләргә өйрәтү; дөрес туклану кирәклеген төшендерү; укучыларның күзаллауларын киңәйтү; укучыларның коммуникатив сәләтләрен, төркемдә эшләү күнекмәсен үстерү.
КВН уен формасында үтте. Укучылар сорауларга җавап бирделәр. Сәламәтлек турында мәкальләр әйттеләр. Шулай ук табышмакларга җавап бирделәр. Кичә ахырында укучылар “Сәламәт булыйм дисәң” проектын төзеделәр. Кичә бик күңелле үтте.