Аш-Бузинская сельская библиотека - филиал № 4

"Бердәм булыйк, бергә булыйк"

4 ноябрь көнне Аш-Буҗи авылы китапханәсендә, Халыкара бердәмлеге көне уңаеннан, китап укучы балалар  өчен “Бердәм булыйк, бергә булыйк” дип исемләнгән  әңгәмә үткәрелде. 

Балаларга бәйрәмнең тарихы турында мәгълүмат бирелде.  “4 ноября-День народного единства” исеме астында презентация күрсәтелде. Балалар Ватаным турында шигырьләр сөйләделәр һәм мәкальләр әйттеләр. Ахырдан балалар үз куллары белән “Бердәм булыйк, бергә булыйк” дип исемләнгән плакат ясадылар.

Катнашты 7 бала.