Аш-Бузинская сельская библиотека - филиал № 4

"Экологик асорти"

1 ноябрь көнне китапханәдә, башлангыч сыйныф укучылары белән  “Экологик асорти” дип исемләнгән кичә үткәрелде. 

  Кичә барышында балалар белән иң актуаль темаларның берсе-Җир планетасының пычрануы, аны саклау, Кызыл китапка кертелгән үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы турында сөйләшү алып барылды. Балалар сорауларга җавап бирделәр, кроссворд чиштеләр, табышмакларга җавап әйттеләр.Кичә Ф.Яруллинның “Терәүсез да тора биеклек” дигән шигыре белән тәмамлана.

Катнашты 5 укучы.