Аш-Бузинская сельская библиотека - филиал № 4

"Табигатьне саклыйк!!!"

“Мәрхәмәтлелек атнасы” акциясе кысаларында, 30 сентябрь көнне китапханәдә “Табигатьне саклыйк !!!” дип исемләнгән  экологик дәрес үткәрелде. Катнашты 4 сыйныф укучылары. Барлыгы 6 укучы.

Максат: Укучыларның экологик белемнәрен арттыру, әйләнә-тирәнең пычрану, зарарлану сәбәпләрен ачыклау, туган якка  мәхәббәт, табигатькә сакчыл караш тәрбияләү.

Табигатьнең кеше тормышында зур әһәмияткә ия булуы турында балалар белән әңгәмә оештырылды. “Табигатьне саклау-изге бурычыбыз!” исеме астында  презентация күрсәтелде. Укучылар экологик әдәбияте белән таныштылар. Табигатьне саклау, аның матурлыгы турында шигырьләр укылды. Укучылар “Табигать мизгелләре” исемле викторинада катнаштылар.