"Мәдәниятле кеше-әдәпле кеше"
15 сентябрь көнне 1 сыйныф укучылары өчен “Мәдәниятле кеше-әдәпле кеше” дип исемләнгән мәдәният дәресе үткәрелде. Катнашты 9 укучы.
Укучыларга авылыбызның, шәһәребезнең, республикабызның милли традицияләре, гореф-гадәтләре турында сөйләп кителде. Балаларны республикабызның истәлекле урыннары белән якыннанрак таныштыру өчен электрон презентация күрсәтелде. Укучыларга әлеге көндәлекнең ни өчен кирәк икәнен, анын тутыру тәртибен, көндәлекне саклап тотуның мөһимлеге аңлатылды. Ахырдан балалар “Кыю мәче” дигән мультфильм карадылар.