“Табигать - зур хәзинә”
5 август көнне Аш-Буҗи авылында төрле яшьтәге балалар өчен “Табигать - зур хәзинә” исеме астында экскурсия оештырылды. Үткәрде китапханәче Ярмиева Алсу, катнашты 9 бала.
Максат: 1. Укучыларда туган як табигатенә мәхәббәт тәрбияләү. 2. Укучыларның экологик культураларын үстерү. 3. Табигатькә соклану хисләре уяту һәм сакчыл караш тәрбияләү.
Балалар белән табигатькә сәяхәткә чыктык. Сәяхәт барышында балаларга янгын куркынычлыгы кагыйдәләре һәм табигатькә зыян китермичә матур итеп ял итү хакында аңлатма бирелде. Укучылар белән иң актуаль темаларның берсе-Җир планетасының пычрануы, аны саклау, Кызыл китапка кертелгән үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы, табигать турында сөйләшү алып барылды.