"Милли киемгә мәдхия"
16 июль көнне китапханәдә балалар өчен “Милли киемгә мәдхия” дип исемләнгән әңгәмә үткәрелде. Катнашты 5 укучы.
Максат: Балаларны татар халкының милли киемнәре, милли орнамент белән якыннанрак таныштыру, балаларда кызыксыну уяту. Милли әйберләрнең үзләренә генә хас булган билгеләрен ачыклау. Баларга эстетик тәрбия бирү, татар милли сәнгатенә мәхәббәт һәм ихтирам тәрбияләү.
Әңгәмә барышында укучылар милли киемнәр һәм татар халкының милли бизәкләре белән таныштылар. Шулай ук “Милли киемнәр” һәм “Халкыбызның милли бизәкләре” исемле презентацияләре күрсәтелде.