Аш-Бузинская сельская библиотека - филиал № 4

"Дару үләннәре"

6 июль көнне китапханәдә, төрле яшьтәге балалар өчен “Дару үләннәре” дип исемләнгән  кичә үткәрелде. Катнашты 7 укучы. 

Максат: укучыларның  тикшерү эшчәнлеген  үстерү; дару үсемлекләренең әhәмияте турында белемнәрне тирәнәйтү; экологик культура тәрбияләү.       

 Кичә барышында укучылар дару үләннәре белән таныштылар, аларны ничек файдаланырга, ничек җыярга өйрәнделәр. Үсемлекләрнең дәвалау үзенчәлек-ләре турында мәгълүмат алдылар. Шулай ук “Дару үләннәре иленә сәяхәт” дип исемләнгән презентация күрсәтелде. “Бу үсемлекләрне син беләсеңме?”- табышмакларга җавап бирү уены уйнатылды. Шулай ук  Е.Д. Солодухин “Урман аптекасы” китабына обзор ясалды.