"Табигатькә мәрхәмәтле булыйк"
5нче июнь - Бөтендөнья әйләнә -тирә мохитне саклау көне. Шул уңайдан 4 июнь көнне китапханәдә балалар өчен “Табигатькә мәрхәмәтле булыйк” – дип исемләнгән әңгәмә үткәрелде. Катнашты төрле яшьтәге балалар, барлыгы 5 укучы.
Әйләнә-тирә күренешләргә карата күзәтүчәнлек, игътибарлылык тәрбияләү мөhим бурыч булып тора. Кеше үзен чолгап алган тирәлектә югалып калмасын өчен, аны кече яшьтән табигатьнең серләренә төшендерү башлау зарур. Шушы максаттан чыгып балалар белән табигатьне саклау турында сөйләшү алып барылды. Балаларга әйләнә-тирә мөхитнең һәрвакыт чиста, матур булырга тиешлеге аңлатылды. Хәзерге вакытта безнең алда булган проблемалар, экологик торышы турында әйтеп кителде. “Табигатьне саклау-тормышны саклау ул!” дип исемләнгән презентация күрсәтелде. Чара барышында укучылар сорауларга җавап бирделәр, кроссворд чиштеләр.