Аш-Бузинская сельская библиотека - филиал № 4

"Күңелле стартлар"

1 июнь көнне Аш-Буҗи авылында, Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан, балалар белән “Күңелле стартлар”  бәйгесе  үткәрелде. Катнашты төрле яшьтәге балалар, барлыгы 20 бала.

Максат: Укучыларда җитезлек, кыюлык үстерү; сәламәт яшәү рәвешен про-пагандалау; командалык, дуслык хисләре тәрбияләү.

   Балалар ике командага бүленеп көч сынаштылар. Алар төрле уеннар уйнадылар, рәхәтләнеп ял иттеләр. Ахырдан нәтиҗә ясалды һәм катнашкан балаларга бүләкләр бирелде.