"Тылсымлы сүзләр"
25 май көнне Аш-Буҗи авылы китапханәсендә, 1 сыйныф укучылары өчен “Тылсымлы сүзләр” дип исемләнгән аукцион-дәрес үткәрелде. Катнашты 9 укучы.
Максат: Ягымлы сүзләр белән таныштырып аларны куллана белергә, үзеңне матур тотарга өйрәтү.
Кичә барышында балалар бик күп ягымлы сүзләр белән таныштылар, мәкальләр әйтештеләр. Шулай ук балаларга матур эчтәлекле презентация күрсәтелде. Ахырдан Әминә Бикчәнтәеваның “Тәмле сүз” әсәре укылды. Балалар рәхмәт әйтеп кичәдән таралыштылар.