Аш-Бузинская сельская библиотека - филиал № 4

"Хезмәтенә күрә хөрмәте"

12 май көнне Аш-Буҗи авылы китапханәсендә, башлангыч сыйныф укучылары өчен “Хезмәтенә күрә хөрмәте” дигән темага кичә  үткәрелде. Катнашты 10 укучы.

   Максат: Укучыларның төрле һөнәр ияләре турындагы белемнәрен һәм күзаллауларын баету, киңәйтү, хезмәткә хөрмәт, һөнәр ияләренә ихтирам хисләре тәрбияләү, белем алуга омтылыш тәрбияләү.

   Кичә  барышында укучылар белән төрле һөнәрләр турында сөйләшү алып барылды. Балаларга “Һөнәрләрнең бар төрлесе” –дип исемләнгән презентация күрсәтелде. Һөнәр турында мәкальләр әйтештеләр, кроссворд чиштеләр һәм табышмакларга җавап бирделәр.  “Кем булырга?” исеме астында  китап күргәзмәсе оештырылды. Кичә ахырында үзләре дә пешекчеләр булып салат әзерләделәр. Кичә бик күңелле узды, укучылар бу кичәдә үзләре өчен күп мәгълүмат алдылар.