"Табигать язмышы-безнең язмыш"
22 апрель көнне Аш-Буҗи авылы китапханәсендә “Библиосумерки-2017” Бөтенроссия акция кысаларында “Табигать язмышы-безнең язмыш” дигән темага кичә үткәрелде. Катнашты башлангыч мәктәп укучылары, барлыгы 7 укучы.
Укучылар белән иң актуаль темаларның берсе-Җир планетаның пычрануы, аны саклау, Кызыл китапка кертелгән үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы, табигать турында сөйләшү алып барылды. Балалар белән табигать буенча сәяхәт иттек. Алар белән “Урман”, “Җәнлекләр”, “Кошлар”; “Елга-күлләр” тукталышларына тукталдык. Алар табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшерделәр. “Табигать һәм кеше” әкиятен тыңладылар, кошлар һәм җәнлекләр белән таныштылар. Кроссворд чиштеләр, урманга багышлап мәкальләр әйтештеләр, табышмакларга җавап бирделәр. Ахырдан балаларга “Табигатьне саклау-изге бурычыбыз” дип исемләнгән презентация күрсәтелде.