Аш-Бузинская сельская библиотека - филиал № 4

"Тарихи һәйкәлләрне бергә саклыйк"

18 апрель Халыкара һәйкәлләр һәм тарихи урыннар көне. Шул уңайдан китапханәдә “Тарихи һәйкәлләрне бергә саклыйк” дип исемләнгән әңгәмә үткәрелде. Катнашты 1-2 сыйныф укучылары, барлыгы 4 укучы. 

Балалар Казанның тарихи урыннары буенча виртуаль экскурсиядә булдылар. Алар Казанның һәйкәлләре белән таныштылар, алар турында мәгълүмат алдылар, андый урыннарга игътибар, саклы караш кирәклегенә төшенделәр.