Милли бәйрәмебез Сабантуйны каршы алу йолаларының берсе - сөлге җыю.
Милли бәйрәмебез Сабантуйны каршы алу йолаларының берсе - сөлге җыю.
Әлеге күркәм йолабызны югалтмыйча саклап, киләсе буыннарга тапшыру максаты белән авылыбызда ел саен сөлге җыю оештырыла. Менә бу елны да 3-4 нче июнь көннәрендә яшьләр берләшеп, гармун тартып һәм матур җырлар башкарып бүләкләр җыйдылар. Авылыбыз халкы аларны ачык йөз, күтәренке күңел һәм әлбәттә Сабантуй өчен әзерләп куелган күчтәнәчләр белән каршы алдылар.
Элек-электән авылга килен булып төшкән яшь кызлар көрәш батырына сөлге чигә торган булганнар. Шул күңелле традиция бүгенге көнгә кадәр сакланган. Бер ел эчендә гаилә корган яшь парларыбыз унөч(13). Барлык авылдашларны, кайткан кунакларны 13 июнь көнендә 13.00 сәгатьтә үткәреләчәк Сабантуй бәйрәменә чакырабыз.