"Татар офыгын киңәйткән әдип"-дип исемләнгән китаплар күргәзмәсе
26 май көнне Аш-Буҗи авылы китапханәсендә китапханәче Гөлчәчәк Айрат кызы "Татар офыгын киңәйткән әдип"-дип исемләнгән китаплар күргәзмәсе оештырды. Кем икән соң ул Миргазиян Юныс? Миргазиян Юныс башка татар язучыларыннан кайсы яклары белән аерыла соң? Миргазиян Юныс — күпкырлы шәхес. Аның турында күренекле язучы, публицист, алтын куллы сынчы, кыю диңгезче дип әйтеп була. Язучы 1927 нче елның 25 маенда Татарстанның гүзәл табигатьле Баулы районы Исергәп авылында крестьян гаиләсендә дөньяга килә.
М. Юнысның бала һәм үсмерчагы сугышка кадәрге һәм сугыштан соңгы елларга туры килә. Сугыш башланган көннең икенче көнендә, 1941 елның 23 нче июнендә, аның әтисе — Гражданнар сугышы ветераны Мөхәммәтзакир абзый гүр иясе була. Шушы елны авыл мәктәбенең 6 нчы сыйныфын тәмамлаган Миргазиян, алга таба мәктәптә укуын ташларга мәҗбүр була, колхоз эшенә җигелә. 1944 елның августында ул, хәрби хезмәткә алынып, сугышка китә.
Юбилее уңайыннан язучының әсәрләре китап укучыларга тәкъдим ителде."Татар офыгын киңәйткән әдип"-дип исемләнгән китаплар күргәзмәсе белән таныштырылды.