"Татулыкта бәрәкәт!"
6 апрель көнне 1 сыйныф укучылары өчен “Татулыкта бәрәкәт!” дип исемләнгән тәрбия сәгате үткәрелде. Катнашты 10 укучы.
Укучылар белән дуслык турында әңгәмә алып барылды. Алар үзләренең дуслары турында сөйләп киттеләр. Дуслык турында мәкальләр әйтештеләр, сорауларга җавап бирделәр. Балаларга “Дуслык, бердәмлек, татулык” дип исемләнгән презентация күрсәтелде. Ахырдан “Син яхшы дусмы?” тест сорауларына җавап яздылар.