"Кошлар-безнең канатлы дусларыбыз"
1 апрель-Бөтендөнья кошларны саклау көне. Шул уңайдан китапханәдә 1 сыйныф укучылары белән “Кошлар- безнең канатлы дусларыбыз” дип исемләнгән уен-викторина үткәрелде. Катнашты 6 укучы.
Максат: Укучыларны кошларның күп төрлелеге белән таныштыру; кошлар турындагы белемнәрен гомүмиләштерү hәм тулыландыру; кошларга сакчыл караш тәрбияләү.
Кичә барышында укучыларга кошлар турында сөйләп кителде, алар турында риваятьләр укылды. Балалар викторина сорауларына җавап бирделәр, кроссворд чиштеләр,табышмакларга җавап таптылар. “Мәкальләрне дәвам итеп бетерергә” дигән уен уйнатылды. “Рәсемнән кошларны тану” уены үткәрелде. Укучыларга “Язны сәламли кошлар” дип исемләнгән презентация күрсәтелде. Балалар бик актив катнаштылар. Ахырдан йомгаклау ясалды, җиңүчеләр билгеләнде.