"Татар халык фольклоры"
21 февраль көнне башлангыч сыйныф укучылары белән "Татар халык фольклоры" дип исемләнгән чара үткәрелде. Катнашты 12 укучы.
Чара барышында балалар фольклор төшенчәсе һәм жанрлары белән таныштылар. Халкыбызның милли гореф-гадәтләренә, фольклор әсәрләренә тукталып үттек. Балалар чара барышында татар халык җырлары белән таныштылар. “Мәкаль әйтеш” уены уйнатылды, табышмакларга җавап таптылар, тизәйткечләр әйттеләр. Шулай ук балаларга “Татар халык авыз иҗаты” дип исемләнгән презентация күрсәтелде. Ахырдан балалар белән “Йөзек салыш” һәм “Түбәтәй” уеннары уйнатылды. Кичә бик күңелле үтте, балалар бик актив катнаштылар.