"Муса Җәлил-үлемсез шагыйрь"
“Муса Җәлил-үлемсез шагыйрь” дип исемләнгән кичә үткәрелде. Катнашты “Китапханәнең яшь дуслары” клубына йөрүче укучылар, барлыгы 6 бала.
Максат: Балаларны Муса Җәлилнең тормыш һәм иҗат юлы белән таныштыру. Аларның белемнәрен тикшерү.
Балаларга Муса Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗаты турында сөйләп кителде. Укучылар шагыйрьнең балачагы, тормышын чагылдырган презентация карадылар. Викторина сорауларына җавап бирделәр. “Татар халкының бөек улы, каһарман шагыйрь Муса Җәлил” исеме астында китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды. Укучылар Муса Җәлилнең шигырьләрен сөйләделәр.