Аш-Бузинская сельская библиотека - филиал № 4

"Файдалы һәм куркынычсыз интернет"

1 февраль көнне  3-4 сыйныф укучылары өчен “Файдалы һәм куркынычсыз интернет” дип исемләнгән китапханә дәресе үткәрелде. Катнашты 8 укучы.

Чара барышында балалар интернетның файдалы һәм заралы яклары белән таныштылар. Укучылар әлеге дәрестә әңгәмәдә катнаштылар, презентация карадылар . Шулай ук балаларга интернеттан башка да кирәкле информацияне китап, сүзлекләр ярдәмендә таба алу мөмкинлеге аңлатылды. Балалар сүзлекләр белән таныштылар, алар бирелгән сүзләрне сүзлекләрдән табырга өйрәнделәр. Әлеге дәрес укучыларны интернетта сак уяу булырга өндәде.