Аш-Бузинская сельская библиотека - филиал № 4

"Әкиятләр иленә сәяхәт"

4 гыйнвар көнне китап укучы балалар өчен “Әкиятләр иленә сәяхәт” дип исемләнгән кичә үткәрелде.

Катнашты 9 укучы.

Максат: Балаларның әкиятләр белән кызыксынучанлыгын үстерү, әкиятләр аша бер-береңне хөрмәт итәргә , дус-тату булырга өндәү.

Кичә барышында балалар белән әкият иленә сәяхәт иттек. Аларга гадәти һәм тылсымлы әкиятләр турында сөйләп кителде. Геройларының яманлык, усаллык белән көрәшеп, әкият яхшылыкның җиңүе белән төгәлләнүе аңлатылды. Төрле халык әкиятләре буенча төзелгән сорауларга җаваплар бирделәр һәм табышмакларга җавап таптылар. “Әкиятнең исемен әйт” уены уйнатылды. Балаларга кичә бик охшады.