"Сәламәт тәндә-сәламәт акыл"
15 декабрь көнне 1 сыйныф укучылары өчен “Сәламәт тәндә-сәламәт акыл” дигән темага КВН үткәрелде.
Катнашты 10 укучы.
Максат: Сәламәт яшәү рәвеше формалашуга йогынты ясау; вакытны дөрес бүләргә өйрәтү; дөрес туклану кирәклеген төшендерү; укучыларның күзаллауларын киңәйтү; укучы-ларның коммуникатив сәләтләрен, төркемдә эшләү күнекмәсен үстерү.
КВН уен формасында үтте. Укучылар сорауларга җавап бирделәр. Сәламәтлек турында мәкальләр әйттеләр, табышмакларга җавап бирделәр. “Сәламәтлек иленә сәяхәт” дип исемләнгән презентация күрсәтелде. Кичә ахырында укучылар “Сәламәт булыйм дисәң” проектын төзеделәр. Кичә бик күңелле үтте.