Аш-Бузинская сельская библиотека - филиал № 4

"Экологик марафон"

18 ноябрь көнне китапханәдә  башлангыч сыйныф укучылары белән  “Экологик марафон” дип исемләнгән кичә үткәрелде.

Максат: Укучыларның экологик белемнәрен арттыру, әйләнә- тирәнең пычрану, зарарлану сәбәпләрен ачыклау, туган якка мәхәббәт, табигатькә сакчыл караш тәрбияләү.

Катнашты 8 бала. Тема буенча 3 китап бирелде.

 Кичә барышында балалар белән иң актуаль темаларның берсе-Җир планетасының пычрануы, аны саклау, Кызыл китапка кертелгән үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы турында сөйләшү алып барылды. Балалар сорауларга җавап бирделәр, кроссворд чиштеләр, табышмакларга җавап әйттеләр.

Кичә Ф.Яруллинның “Терәүсез да тора биеклек” дигән шигыре белән тәмамлана.