"Бердәм булыйк, бергә булыйк"
3 ноябрь көнне Аш-Буҗи авылы китапханәсендә, Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан, китап укучы балалар өчен “Бердәм булыйк, бергә булыйк” дип исемләнгән әңгәмә үткәрелде. Катнашты 9 бала.
Балаларга бәйрәмнең тарихы турында мәгълүмат бирелде. Шулай ук Кузьма Минин һәм князь Дмитрий Пожарскийның батырлыклары турында сөйләп кителде. “4 ноября-День народного единства” исеме астында презентация күрсәтелде. Балалар Ватаным турында шигырьләр сөйләделәр һәм мәкальләр әйттеләр. Ахырдан балалар үз куллары белән “Бердәм булыйк, бергә булыйк” дип исемләнгән плакат ясадылар.