Аш-Бузинская сельская библиотека - филиал № 4

"Туган ягым буенча сәяхәт"

11 март көнне Аш-Буҗи авыл китапханәсендә Кукмара районы оешуга 90 ел тулу уңаеннан башлангыч сыйныф укучылары өчен  “Туган ягым буенча сәяхәт” дип исемләнгән әңгәмә үткәрелде. Барлыгы 9 бала катнашты.

Туган җир, туган як - һәр кеше өчен изге урын. Туган ягыбызга мәхәббәт тәрбияләү зур тырышлык таләп итә.

Балаларга Аш-Буҗи авылы тарихы, авылның исеме каян килеп чыккан, бу авылда яшәүчеләр турында сөйләп кителде, чишмәләр турында әңгәмә алып барылды. Презентация күрсәтелде. Балалар кызыксынып тыңладылар.

11 марта в Аш-Бузинской сельской библиотеке к 90-летию образования Кукморского района, для учащихся начальных классов была проведена беседа “Туган ягым буенча сәяхәт”.  Всего приняли участие 9 детей.

 Родная земля, родной край - это святое для каждого человека. Воспитание любви к родному краю требует больших усилий. Детям рассказала об истории села Аш-Бузи, о том откуда произошло название деревни, о людях живших в этой деревне, вели беседу о родниках. Рассказ сопровождался показом презентации. Дети с интересом слушали.